Узган ел 34,45 миллион тонна нефть чыгарылган
Узган ел Татарстанда 34,45 миллион тонна нефть чыгарылган. ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республиканың кече нефть компанияләренең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм быелгы елга планнар турында фикер алыштылар.